Юрий Шатуновны онытмыйлар

Башкортстанда аның истәлеген мәңгеләштерергә җыеналар.

Башкортстанда Юрий Шатунов истәлегенә Исәнголда Ак розалар аллеясы утыртылачак.

«Ласковый май» солисты Күмертауда туган һәм балачагын шунда үткәргән, аннан соң Ырынбурда балалар йортында тәрбияләнгән. Шулай ук берничә ел Зианчура районының Исәнгол авылында укыган.

2 июньдә район үзәгендә розалар утырту гына түгел, ә кичке концерт белән автоузыш оештырыла, анда аның «Ласковый май» репертуарыннан иң яхшы хитлары яңгыраячак. Чара Русиянең төрле шәһәрләреннән һәм якын чит илләрдән артистның җанатарлары ярдәме белән үткәрелә. Анда җырчының якыннары, туганнары, сыйныфташлары һәм балачак дуслары катнашачак.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2024-05-16/yuriy-shatunovny-onytmyylar-3768813

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле