Икмәккә дә акчасы булмаган…

Күптән түгел йорт салып чыккан. Икесе дә бер кеше турында.

Шәрәпҗан кеше көлдерергә оста ул! Әмма аны гәүдәләндергән ике республикада да популяр артист Рамил Шәрәпов тормышында утырып еларлык чаклар да булган.

Бу хакта ул «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруында сөйләде.

«Казанга күченгәч, мин 5 фатир алыштырдым. Урыс әйтмешли, «куда глаза глядят» бардым, «арттан төртүче» кешем булмады.

Шундый бер вакытка килеп терәлдем мин. Кайбер кешеләрнең «ипигә дә акчабыз юк» дигән сүзләренә бик ышанмый торган идем. Миңа да шуның белән очрашрыга туры килде. Кредит өстендә кредит, акча юк. Бурычка аласың…

Бәлкем, минем бу әйберне беркая да әйткәнем юктыр. Тормыш иптәшем Земфира белән өйләнешкәч, Казанда торганда, балдакларыбызны ломбардка илтеп тапшырдык… Акчабыз юк иде.

Мин шунда Земфирага сүз бирдем. «Без аякка басачакбыз һәм мин сиңа балдакны кире сатып алып бирәм», – дидем. Тормышта төрле чаклар була, әмма беркайчан да сынарга ярамый. Аллаһка шөкер, болар барысы да үтте», – диде ул.

Син әле туксанынчы еллар башын белмисең, Шәрәпҗанкаем, анда син авылда икмәккә каймак ягып ашагансыңдыр…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2024-05-16/ikm-kk-d-akchasy-bulmagan-3769260


ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле