3 сыйныф укучысы физкультура дәресе вакытында кинәт вафат булган

Севастополь мәктәпләренең берсендә 3 сыйныф укучысы физкультура дәресе вакытында вафат булган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Кырым һәм Севастополь буенча тикшерү комитеты. Хәзер мәктәптә тикшерү эшләре бара.

Медицина экспертизасы үткәрелгән. Кызның хәле дәрес вакытында стадионда начарланган. Ашыгыч ярдәм реанимация бригадасы балага ярдәм күрсәтә, ләкин ул кинәт үлә. Прокуратура күрсәтелгән ярдәмнең сыйфатын, мәктәптә белем бирү эшчәнлеген оештыруда закон үтәлешен, кызның гаиләдә яшәү һәм тәрбияләү шартларын тикшерә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/142522/


ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле