Кайтуыңны көтәрмен! 35 яшеннән тол ханым аяксыз калган һәм улын югалткан

35 яшендә ике баласы белән ялгыз кала ул. Ире өйдән чыгып киткәндә олы улы Илшат – 15, кече улы Илдар 5 яшьтә була. Әтиләре башка әйләнеп кайтмый малайларның. Начар юлга кереп китә, төрмәләрдә утыра. Озак яшәми. Илшат әтисен хәтерләсә дә, Илдар аны белмичә үсә.

Әкълимә апа  гомерен балаларына һәм каенанасына багышлый. Иренең әнисе белән бергә яшәп, аны кадерләп соңгы юлга озата. Кызганыч, бу көннәрдә хәленең авыр чагы. Умырткасына зыян килеп, йөри алмас хәлдә калган. 10 көн элек 50 яшен тутырган Илшаты яман чирдән вафат булган.

Сәламәтлек бетте

Әкълимә апага күпне күрергә туры килә. Балаларын кеше итәм дип эшли дә эшли ул. Фермада бозаулар карый, сыер сава. Сыер сауган өчен совхоз йорт  бирә аларга.

– Башта авылда тордык. Дуңгыз фермасында да, бозауныкында да эшләдем. Ирем чыгып киткәч, монда килдек. Колхозда эшли башладым. Кая ул икенче тапкыр гаилә кору турында уйлау?! Ул чакта фермалар хәзерге сыман түгел иде. Аякта резин итек. Туңар идек, өшер идек. Бернәрсә дә эзсез югалмады.  Аякларым бетте минем. Егылдым да тагын. Башта бер аякның сеңере өзелде, аннан икенчесе авырта башлады, – дип сөйли Әкълимә апа. – 55 яшемдә пенсиягә чыктым. Аннары инде башка эшли алмадым. Чир артыннан чир чыкты. Шикәр авыруы да таптылар. Аякларыма операция кирәк, диләр. Ничекләр кереп ятыйм?! Әле бит көтелмәгәне килеп чыкты, көчкә исән калдым…

Әкълимә апаның кинәт шикәре күтәрелә. Хәле кискенләшә. Урынга яткач, аркасы авырта башлый. Нишләргә дә белми.  Аннан ята да алмый башлый. Ни булганын беркем дә аңлата алмый. Инде түзәр хәл калмагач, Әкълимә апаны Казанга алып китәләр. 2023 елның декабрь ае була бу. Табиблар тикшерә торгач, тиз арада катлаулы операция кирәклеген әйтә. Уйлап торырга вакыт калмаган була. Баксаң, Әкълимә апаның умырткалыгына кабыргасы кереп, ул үлекләгән икән. Табиблар сигез сәгать операция ясыйлар. Ул 4 ай хастаханәдә ята. Инфаркт та булган. Элек шикәр чиреннән дару гына эчсә, хәзер инде уколсыз булмый, ди.

–  Миңа операция ясаганда кече улым СВОда иде инде. Аңа өлешчә мобилизация башлануга повестка килде. 2022 елның 26 сентябре иде ул. Бармыйм, димәде, качып калмады, чакыргач, китте. Без аны болай озак торыр дип уйламадык та. Илшат белән икәү яшәдек. Дөрес, минем хәлем авырайгач, Илдарны бер тапкыр кайтардылар. Ун көн торып китте. Тик аннары Илшатым авыруга сабышты, – ди сөйли Әкълимә апа.

Илшат

Авыру имәндәй ирне ега да сала. Авылдашлары гына түгел, райондашлары да аны бүген җылы сүзләр белән искә ала. Кулы эшкә оста була Илшатның. Гаилә кормый, гомере буе әнисе белән энесенә терәк булып яши.

– Илдарның чираттагы ике атна ялга кайткан вакыты иде, – дип искә ала әни кеше. – 2023 елның апрель ае. Илшат авырып китте. Табиблар онкология хастаханәсенә барырга кирәк, диделәр. Анда инде Илшатның сөякләрендәге яман шеш дүртенче стадиягә җитүе ачыкланды… Бик интекте Илшатым. Шулай да сер бирмәскә тырышты… Илдар кире фронтка киткәч, борчылу тагын арта. Аеруча Илшат кайгыра. Энесен бик яраткан ул, аңа әтисе кебек булган.  Гомеренең соңгы минутына кадәр Илдарны көтә. Үләр алдыннан авыр чакларында ярдәм иткән һәр кешегә бүләк тә өләштерә әле.

– Илшатның кулы алтын иде. Безнең өебезгә ремонт ясады. Ирем йөри алмагач, бар нәрсәне аның өчен җайлап эшләде. Нинди генә йомышым булса да, аңа әйтә идем. Үләр алдыннан Илшат: «Сез өйдәме?» – дип шалтыратты. Берзаман бер дусты өстәл кадәр балык алып кереп бирде. Баксаң, якын кешеләренә күчтәнәч кертәсе килеп, балыкчы дусларына мөрәҗәгать иткән икән. Алар аның соңгы үтенечен үтәгән, – ди танышлары Надия Сәфәргалиева.

Илдар

Яратып үстергән абыйсын соңгы юлга озатырга кайта алмый Илдар, соңга кала. Абыйсы үлгәч кенә аны ун көнгә ялга җибәрәләр. Без килгәндә Илдарның кайткан вакыты иде.

– Абый минем кайтуымны бик көткән. Тик күрешә генә алмадык. Менә хәзер тиздән тагын китәсе. Әни өчен бик борчылам.  Үзем китсәм дә, йөрәгем әни янында кала инде, – ди Илдар. – СВОга кадәр әллә нинди планнар белән яшәгән идек. Абый белән бергә йорт җиткерергә уйладык. Гараж, сарай, каралты-кураларны яңарткан идек инде. Иске өй артына фундамент та салып куйдык, кирпеч тә алынган. Тизрәк җиңеп, өйгә кайтырга иде инде… Махсус хәрби операция Илдарны бөтенләй үзгәрткән. Дуслыкның, ир-ат булуның ни икәнен тагын бер кат аңладым, ди. Шактый якыннарын да югалткан. Әмма бу хакта ачылып сөйләми, сер бирми, зарланмый.

– Без бернидән дә курка торган егет түгел. Язмыш сынады, авырлык чыныктырды безне.  Әнием генә исән-сау булсын. Үзем өчен борчылмыйм мин, – ди ул.

Туганнардай күршеләр

Соңгы арада Илшат белән Әкълимә апа икесе дә кеше ярдәменә мохтаҗ булалар. Бер елдан артык гел күршеләр булыша аларга. Дөрес, район социаль яклау бүлегеннән караучы да куйганнар, тик ул 4 сәгатькә генә килә икән. Әле бит тәүлекнең калган 20 сәгате бар. Без килгәндә дә күршеләре Вәсилә апа Сабирова аларда иде. –

Алар кайгысы – безнең хәсрәт. Гомер буе бергә аралашып яшәдек. Ничек инде ярдәмләшмик, ди. Без ераграк торабыз. Янәшә күршеләре бик кешелекле аларның, – ди ул. – Мин шәфкать туташы булып эшләдем. Кирәк чакта уколлар салып чыгам. Әкълимә генә улы кайтканчы авырмыйча торсын иде. Илдар белеп әйтә: кемнең кем икәне авыр чакта беленә. Килеп чыккан хәлләр шуңа бер мисал булып тора.

– Мин егетләргә дә рәхмәтле. Алар хәлебезне аңлый, ялга да алданрак җибәрергә тырышалар. Абый үлгәч тә, кайтардылар. Махсус хәрби операция мине тагын да ныгытты. Өйдә әнием көтә, дип вакытны санап үткәрермен инде, – ди ул.

Әкълимә апа да санаулы көннәрнең тиз узуына әрни.

– Миңа картлар йортына барып торырга киңәш иттеләр. Юк, йортымны ташлап китмим. Йөри алмасам да, өйдә калам. Ничек тә йөрермен, аякларыма баса алырмын дип уйлыйм. Күршеләрем бар, алар ташламас дип ышанам, – ди ул. – Ике як күршем Ясминә белән Венерага зур рәхмәт. Алар инде үзләре дә олы яшьтә, тик Илшат белән безне ташламадылар, икебезне бергә карадылар. Пешереп алып кереп ашаттылар. Илшат нык сызлангач, гел укол кирәк булды. Шәфкать туташы булып эшләүче Айгөл Латыйпова  көнгә өчәр килде. Илшат аңа ышана иде. Уколны ул салса, аңа тынычрак иде. Күршебез Азат Солтанов белән Хәмит бер дә ташламыйлар. Кыш буе карыбызны көрәп, капка төбебезне чистартып тордылар. Боларны сөйләгәндә дә күңелем тула. Безгә булышкан һәр кешегә чиксез рәхмәтлемен.

… Шәрәфиевләрдән ана белән бала арасындагы зур яратуның шаһиты булып кайттым мин. Иң ихлас хисләрне күрдем. «Әнием» дип өзгәләнеп торучы Илдар, «улым» дип яшәүче Әкълимә апа… Язмыш ничек кенә сынаса да, алар иң зур хисне саклап кала алган. Кайчандыр бар гомерен улларына багышлаган ана алдагы көннәрдә кадерле булып яшәсә иде. Йорт салып, гаилә корырга җыенган Илдары, ана хакын хаклап, аны кадерләп яшәтә алса иде. Әтнәнең Казан урамы бу зур бәйрәмне көтә…

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/142548/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле