«Син — авылның иң ямьсез хатыны…»

«Кичә ир белән ачыктан-ачык сөйләшергә булдым».

«Бу сөйләшү үз башыма булды. Май бәйрәмнәреннән соң һаман айный алмый, чак йөри. Эшенә барып кайта да «ух» та «ух» килеп ята, миннән яшереп эчә. Шуңа бер ярты алдым да, ит пешереп утырттым да, яшь суганнан салат турап, алдында аракы салып утырттым. Тәүдә ышанмыйча текәлеп карап утырды. Аннары рәхәтләнеп эчеп куйды. Закусывать итеп җибәрә, күңелле итеп. Тик алдан эчеп йөргәч, тиз исерде…

Хәзер моннан сорыйм: «Сиңа нәрсә җитми? Тиздән балалар отпускага кайта, кияү белән киленнән оялмыйсыңмы? Ихатада ремонтлыйсы урын җитәрлек, ә син эчеп йөресең», — дим. «Син үзе гаепле», — ди бу миңа.
Аптырап киттем.

Шуннан әйтә: «Син — безнең урамдагы гына түгел, ә авылдагы иң ямьсез хатын. Ярый да характерың әйбәт булса, характерың да яман, миңа бәйләнеп, артымнан ияреп тик йөрисең. Миннән эштәге ирләр көлә, ул убырлы карчыкны ни дип алдың», диләр».
Гарьлегемнән нәрсә эшләргә белмәдем. Яшьли үзе артымнан бер адым калмый йөреп алды. Ә хәзер мин — оказывается, иң ямьсезе!

Иртән: «Ник шулай дип әйттең?» — дип сорадым, «Мин әйтмәдем», ди. Их, яздырып алмаганмын. Шулчаклы җаным көя! Ничек яшәргә хәзер?»

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-05-17/sin-avylny-i-yamsez-hatyny-3771272

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле