«Эх, син, җизни…»

«Апама әйтимме икән?..»

«Аптырап йөрдем дә киңәш сорарга булдым. Мин җизнинең бер хатын белән йөргәнен белдем. Моның шулай икәнлеген 100 процент белән әйтә алам. Аның йөргәнен моңа кадәр дә ишетә идем. Тик үзем күргәнем булмады. Май бәйрәмендә кызлар белән төнлә кафеда булганда бер кыз белән үбешеп утырганын күрдем. Ул мине күрмәде. Апам аны командировкада, диде. Белдем хәзер командировкаларын. Апам ун ел элек чыккан иде аңа. Ике балалары бар. Апамны «матурым», «кояшым» дип кенә тора. Мин апамның холкын беләм, әгәр әйтсәм, ул аерылачак. Ә әйтмәсәм, апам алдында үземне гаепле тоям. Әйтмәсәм, җизни киләчәктә дә шулай теләсә кем белән йөриячәк бит».

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-05-16/eh-sin-izni-3769366

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле