Иран Президенты авиаһәлакәттә һәлак булган

The Atlantic агентлыгы хәбәр итүенчә, Иран Президентына якын чыганак мәгълүматлары буенча, Эбрахим Раиси (Иран Президенты – ред.) авиаһәлакәт нәтиҗәсендә вафат булган.

Иран хакимияте Раисиның үлеме турындагы хәбәрне хаос тудырмаслык итеп хәбәр итү ысулын эзли.

Исегезгә төшерәбез, Иран Президенты утырган вертолёт бүген Әзербайҗан белән чиктәге шәһәр янында һәлакәткә очраган. Вертолетны әле дә таба алмыйлар. Экипаж белән элемтә югалган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/142749/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле