«Үлеп яттым…»

Гөлназ Асаева чиргә юлыккан.

Бу көннәрдә бер төркем артистлар Себер якларында гастрольдә, алар арасында Гөлназ Асаева белән Вилдан Шәмсетдинов та бар.

Гөлназыбызга анда тагын күз тигән күрәсең, ул чирләп киткән. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә ята.

«Кичәдән бирле башымның каты авыртуыннан (мигрень) интегәм. Калтырыйм. Вилдан даруханәгә китте. Себер климаты миңа бер дә килешми, теге юлы Сургутта шулай ук «үлеп яттым», – ди ул.

Себернең «озын акча»сы шулай авыр эшләнәдер шул… Исән-сау йөреп кайтыгыз, туган яктагы сәхнәләр дә сезне көтә, дуслар!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2024-05-21/lep-yattym-3776240

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле