«Балачактагы мәхәббәтем мине эзләп тапты»

«30 елдан күбрәк вакыт узган… Аны оныткан да идем инде…»

«Балачактан ошатып, мәктәптә укыганда арттан калмый йөргән егет бар иде.
Утыз елдан артык кайда яшәгәнен дә белмәдем, оныткан да идем, искә төшкәне дә булмады. «ВКонтакте» аша табып алды ул мине. Уртак танышлар булганлыктан, килеп чыкканмын.

«Саумы» дип җавап биргән секундта ук күңеле иләс-миләс килде аның, ипләп аралаша башладык, үткән тормышларны сорашып, танышлар, туганнарны белешеп кенә башланган аралашу зурга әйләнеп китте. Яшь чакта кача идем аны күрсәм, ярату булмады миндә, шушы гади генә сөйләшүләр аша аңлашу, тартылу барлыкка килде. «Бер тапкач югалтмайым инде», — ди миңа хәзер. Үзенең тормышын үзгәртергә, калган гомерен минем белән яшәргә уйлый. «Гомер буе онытмадым, һаман яратам», — дип әйтеп салды.
Гаиләсе бар, балалары үзаллы.

Мин кире күндерә алмыйм ул уеннан, күп аңлатып карадым (үзем шактый еллар ялгыз инде). Аралар ерак, очрашканыбыз юк, сөйләшергә телефон, видео бар бит.

Аңлыйм, мине гаепләрсез, ләкин язмыш ни дияр инде, маңгайга язылган булса — күрәбез.
Ни эшләргә? Мин үзем дә яраттым аны өлкәнәйгән көнемдә…»

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-05-20/balachaktagy-m-h-bb-tem-mine-ezl-p-tapty-3774661

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле