«Улым өйләнергә булды. Ә мин каршы…»

«Таныштырырга алып кайткач, безнең кеше түгеллеген аңладым».

«Минем хәлдә калганнар бардыр. Киңәш сорап язам.

Улым өйләнәм, ди. Урыс кызына. Безнең шул бер улыбыз гына бар. 30га җитеп килә. Тик шул кызны гына алырга тели. Әтисе каршы. «Аңа өйләнгәнче, ялгыз яшә», — ди. Кыз үзе дә үзен нык эре тота шул. Танышырга зур тәре тагып килгән, ә түше ачык. Өстәлгә ат итен ваклап куйган идем, «Как можно это кушать?» — диде. Мин дә ул киленне өнәп бетермим. Тик улым мәңгегә ялгыз булып калса, бәхетсез булса, дип куркам».

Катнаш никахта яшәүче парлар күп. Бәлки борчылырга урын да юктыр?..

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-05-21/ulym-yl-nerg-buldy-min-karshy-3776256


ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле