«Кызым җыйган дөньяга хәзер башка хатын хуҗа»

«Оныкларымны кочаклап яратам да, өйгә кайтып елыйм».

«Кызлар, дөнья кумагыз, зинһар! Үзегезне саклагыз, кадерләгез! Мин бердәнбер кызымны югалтканга биш ел тулып килә.

Бик нык эшлекле булды, чәмләнеп дөнья көтте. Өен чистарта башласа, ремонт ясаса, төн йокыларын калдырып эшләде. Бакча мәле җитсә — анысын көн-төн тәрбияләде. Бакчасында бер чүп тапмассың. Яңа диван алам, яңа ишекләр куйдыртам, дип янып яшәде. Аннан кияүне күндереп, пристрой эшләтеп, анысын матур итеп бизәп, яңа җиһаз алып утыртты. Ялны белмәде, өстенә кием алмады. Диванда ятып кино караганын, яисә телефон тотып утырганын күрмәдем.

Дөньясын ялтыратып, яңартып куйды да, кинәт безне ташлап китте. Тромбы өзелгән диделәр. Хәзер ул җыйган дөньяга чит хатын ия булып яшәп ята. Кияү өйләнде. Ике оныгымны күрергә барганда йөрәгем өзелеп кайта. Кызым кадерләп тотынган әйберләр тузып бара, бакчасының да яме киткән. Ә ни эшлисең? Эндәшмим, оныкларымны кочаклап яратам да, кайтып елыйм. Бала кайгысы бигрәк авыр шул. Балакайлар, әниләрегезне уйлагыз. Бездән алда китмәгез бу дөньядан».

Бала кайгысын күргәнне юату мөмкин түгел диләр. Шулай да сабырлык биресен Аллаһ хат авторына.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-05-21/kyzym-yygan-d-nyaga-h-zer-bashka-hatyn-huzha-3776128


ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле