«Өебез бигрәк буш булган..»

Улы туганнан соң Ришат Төхвәтуллинның тормышы ничек үзгәргән?

» — Ничек соң әти булу?

— Сөбһаналлаһ, тормыш бөтенләй үзгәргән кебек. Зур шатлык һәм шул ук вакытта җаваплылык та. Хәзер улым өйдә көтеп торгач, йортыбыз да тулы кебек. Элекке белән чагыштырам да, бигрәк өебез буш булган дип уйлап куям. Әти булгач, тормыш күпкә кызыграк. Баланың һәр сулышына шатланасың, ярты көнне бала карауга багышлыйм.

— Чыгышларны бераз кичектереп тормадыгызмы соң?
— Барысы да гадәти режимда калды. Алия улым белән өйдә концерттан кайтуымны көтеп торалар.

— Димәк, Алияне концертлардан азат иттегез?
— Баланы калдырып, концертларга чыгып китү бик үк дөрес булмас. Балага һәрдаим әнисе кирәк, бигрәк тә сабый чагында. Улымның күкрәк сөте имеп үсүен телим.

— Алим белән икәү генә калганыгыз бармы әле?
— Әлбәттә, Алиянең дә үз эшләре бар бит. 2-3 сәгатькә баланы калдырып тора инде. Балага ашарга калдырып китә, калганын өйрәнеп киләбез әкрен генә.

— Алим кемгә охшаган соң?
— Улым Алиягә охшаган. Миңа бер дә охшамаган әлегә (көлә). Иң мөһиме, бәхетле булсын. Кемгә охшаса да, сәламәт бала булып үссен», — дигән Ришат.

чыганак: https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/risat-toxvatullin-ati-bulyrga-bik-asykmadym

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле