Ялгышлык белән күчергән акчаны кире кайтарып булырмы?

«Онлайн банк аша акча күчергән вакытта, телефон номерын дөрес язмаганмын. Бер дә таныш булмаган кешегә, ялгышып, шактый зур сумма күчердем. Хәзер ул телефонын алмый. Миңа бу очракта нишләргә?»,- Гөлнара апагыз. Әлмәт

– Акчаны чит кеше счетына күчергәнсез һәм ул аны кайтарудан баш тарта икән, хәлне аңлатып, банкка гариза язарга һәм ул кеше турында мәгълүмат бирүне сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банк сезнең гаризаны карап чыгачак һәм, мөгаен, әлеге мәгълүматны бирүдән баш тарткан хат җибәрәчәк. Әмма бу барыбер кирәк. Аннан соң банкка язган таләпләр белән финанс вәкаләтлесенә мөрәҗәгать итәсе була. Банк һәм финанс вәкаләтлесе җавапларын алгач, ялгыш күчерелгән акчаны кайтаруны таләп итеп, судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Җавап бирүче (ответчик) итеп банкны һәм акча алган кешене күрсәтәсез. Әгәр сез акчаны мошенникка күчергәнсез икән, полициягә гариза бирергә кирәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/143004/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday


Бәйле