Элвин Грей өчен бик зур вакыйга…

Элвин Грейга «Башкортстанның халык артисты» исемен бирделәр

«Бүген минем өчен бик истәлекле һәм шул ук вакытта дулкынландыргыч көн: миңа «Башкортстан Республикасының халык артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Һәм бу безнең сезнең белән уртак бәйрәм, дуслар, чөнки сездән башка, сезнең ярдәмегез һәм иҗатыма мәхәббәтегез булмаса, мин, кайчандыр беркемгә дә билгеле булмаган Черниковка малае, шул кадәр озак омтылган максатыма ирешә алмас идем.

Бу — минем өчен бик югары бүләк һәм алга барырга, яңа биеклекләрне яуларга этәргеч һәм көчле стимул, чөнки 20 еллык иҗади эшчәнлекнең башы гына!
Мин бәхетле!» — дип язган җырчы.

чыганак: https://t.me/tatartoday/62883
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле