Сабыйларны кырык көнгә кадәр ничек сакларга?

Нинди шатлык! Өебезгә яңа туган сабый кайта!

Яшь баланы 40 көнгә кадәр көзгегә каратырга ярамый. Көзгегә карасаң, бала озак сөйләшми, яисә үсмәячәк.

Яшь балага көзге бирергә ярамый, акылы зәгыйфьләнә.

Яшь баланың күлмәген әйләндереп юарга ярамый, авырый.

Баланың юылган керен тышта калдырырга ярамый, җен-шайтан, сихер тия.

Сабыйны 40 көнгә кадәр ялгызын калдырырга ярамый, баланы җен алмаштыра. Бала бозыла, авырый башлый.

Сабый тирәсеннән итәк җилбердәтеп үтәргә, янында кием кагарга да ярамый. Җен-зәхмәт кагыла.

Ишек ачканда яшь баланы пәрдә артыннан чыгарырга ярамый.

Сабый булган өйгә эңгер-меңгер вакытта килергә ярамый, сиңа ияреп җен-зәхмәт тә килүе бар.

Мунчада юындырганда яшь баланы ләүкәгә салырга ярамый. Шуңа мунчага сабыйны ике кеше алып барырга тиеш. Яшь баланы кулдан-кулга биреп кенә юындыралар.

Кызыл эңгердә сабыйны мунчага алып барырга ярамый.

Сабыйга авыру килмәсен, аны шайтан алмаштырмасын өчен, бөти ясагач, аны күн белән тышлап, бишеккә элеп куйганнар.

Яңа туган баланың бишеге, ястыгы астына Коръән салына.

Сабыйны калдырып чыкканда, аның янында, мендәр астына пычак, кайчы куялар. Бу җеннәрне балага якын җибәрмәс өчен башкарыла.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2024-05-24/kargasyz-kilg-n-yazlar-3781655

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле