Гимназиядә атыш оештырган Илназ Галәвиев фатирдагы өлешен кире кайтаруны таләп итә

Хөкем ителгән Галәвиевның фатирының өчтән бер өлеше зыян күрүчеләрдән дәгъваларны тәэмин итү өчен тартып алынган.

Казанның 175 нче гимназиясенә һөҗүм иткән Илназ Галәвиев суд тарафыннан тартып алынган фатирдагы өлешен кире кайтаруны таләп итә. Бу мәгълүматны KazanFirstка ТР Югары судында раслаганнар.

Галәвиевның фатирының өчтән бер өлеше суд карары буенча зыян күрүчеләрдән дәгъваларны тәэмин итү өчен тартып алына. Әмма Галәвиев суд карары белән килешми, чөнки шартлы рәвештә вакытыннан алда иреккә чыккан очракта аның яшәргә урыны булмаячак дип курка. Фатирның калган өчтән ике өлеше Галәвиевның әти-әнисенә карый.

Ул карарны гаделсез дип саный, чөнки судта булган һәм аның карары турында хәбәрдар булмаган. Галәвиев шулай ук торак сатып алуга һәм төзекләндерүгә акча сарыф итмәвен белдерә.

Шартлы рәвештә вакытыннан алда иреккә чыгу хокукы хөкем ителгән Галәвиевка колониядә ким дигәндә 25 ел үткәргәнннән моң мөмкин булачак.

Чыганак: https://kazanfirst.ru/news/ustroivshij-strelbu-v-kazanskoj-gimnazii-galyaviev-potreboval-vernut-emu-dolyu-v-kvartire
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday


Бәйле