«Дөрес» шашлык: сәламәтлеккә зыян салмаслык итеп ничек әзерләргә?

Майның матур көннәрендә учак ягып шашлык кыздырмасаң, бакча сезоны ачылмас төсле. Психотерапия кебегрәк ул: тынычландыра, әллә нинди бөек эшләргә илһамландыра… Ләкин дөрес кыздырмасаң, сәламәтлеккә сугарга да күп сорамый. Шуңа күрә, белгечләр киңәшләренә таянып, шашлык яратучыларга үзенә күрә бер белешмәлек төзергә булдык.

Ит. Шашлык өчен гадәттә тавык һәм бәрән ите кулланыла. Әмма күп кенә очракларда ул яртылаш кына пешкән булырга мөмкин. Ә итнең (шул исәптән тавыкныкының да) паразитлар, бактерияләр белән зарарланган булуы бар. Шуңа күрә әйбәт ит кулланырга һәм шашлыкны яхшылап кыздырырга кирәк. «Әйбәт ит» дигәне йә үзең үстергәнне, яисә ветеринария контроле аша үткәнне аңлата. Очраклы урыннан алынганын кыздырып ашау сәламәтлек өчен аянычрак тәмамланырга мөмкин.

Маринад. Шашлык ясау өчен итне маринадлаганда, гадәттә аш серкәсе кулланабыз. Кибеттән сатып алынганында тагын да мулрак булырга мөмкин ул. Әзер шашлык аласы итсәгез, этикеткасына күз салыгыз: саклау вакыты зур икән, аңа консервантлар, шул исәптән серкә дә күп салынган, димәк. Инде килеп, җитештерүчеләрнең хәйләсен онытмагыз: аш серкәсе «үлеп баручы» итне дә «терелтеп» җибәрә, исен-косын юкка чыгара. Белеп торыгыз: шашлыкны милли ризык буларак кулланучылар иткә беркайчан да серкә өстәми. Шуңа күрә итне, суган белән, томат согында, кефир, шифалы су, һич югында сырада маринадлау хәерле. Соңгы икесенең составында углекислота бар. Ит җепселләрен «аерып», аны йомшарта ул.

Кыздыру. Диетологлар әйтүенчә, шашлык – начар ризык түгел. Учакта яки мангалда кыздырылган ит табада кыздырылганына караганда күпкә файдалы чөнки. Ләкин бер шарты бар: ит көймәскә, кара тышча белән капланмаска тиеш. Көйгән итнең яман шешкә китерүе йөз процентка расланмаса да, бавыр һәм ашкайнату органнарының «кирәген» бирергә мөмкин. Итне, көйдермичә, сүрән генә утта озак итеп кыздырырга кирәк. Шулай ук грильдә әзерләнгән ризыкта да кара полосалар калмаска тиеш.

Соус. Шашлыкны гадәттә кетчуп һәм майонез белән ашыйбыз. Ләкин белгечләр икесенә дә каршы: ашкайнату органнарын ялкынсындырырга мөмкин чөнки. Гастрит, ашказаны җәрәхәтеннән, эчәкләрдә төрле чирләрдән интегүчеләргә аларны куллану, гомумән, тыела. Нишләргә? Соусны үзеңә әзерләргә! Мәсәлән, йогыртка яшел тәмләткечләр, сарымсак, помидор (иттарткычтан чыгарып), борыч, паприка ише төелгән тәмләткечләр салып ясарга мөмкин.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/142725/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле