Гөлназ күпме сорый, ә Илсөя?

Җырчыларның сабантуйларда ничә сумга җырлавы билгеле.

Гүзәл Уразова бәяне ара ераклыгына карап, 450-500 мең сумнан 1 миллионга кадәр куя икән.

Фирдүс Тямаев 400-600 меңгә җырлап китәргә мөмкин. Ришат Төхвәтуллинның гонорары 500 мең тирәсе. Айдар Галимов 300 мең сумга килә икән. Илмира Нәгыймова 150-200 мең, Зинира-Ризат Рамазановлар 100-200 мең сорый. Илсөя Бәдретдинованың гонорар хакы 800 мең сумга кадәр арткан.

Гөлназ Асаева бәйрәм урынының ераклыгына карап 100-120 мең сум сорый. Җырчының музыкантлары белән бергәләп 1 сәгатьлек чыгышы 150-170 мең сум тора. Ә инде үз аппаратуралары белән килгән очракта, бәя 200-220 мең сумга кадәр арта. 

Ә сез Сабантуйга кемне чакырыр идегез?

чыганак: https://intertat.tatar/news/450-mennan-baslap-1-millionga-kadar-sabantuilarda-kaisy-yrcy-kupmega-cygys-yasyi-5866302

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле