Әгәр авыздан тимер тәме килсә…

Авыздан тимер тәме килә! Бу күренешне, гадәттә, организмдагы тимер күләменең чамадан тыш артып китүе белән аңлаталар. Тик авыздан тимер тәме килү организмдагы башка үзгәрешләр турында да сиздерергә мөмкин, ди белгечләр.

Бу күренеш йөклелек чорында күзәтелә. Хатын-кыз үзенең әни булачагын белмичә дә йөрергә мөмкин. Тик авыздан көн саен тимер тәме килә башласа, шикләнергә җирлек бар. Табиблар моны йөкле чакта гормоннарда күзәтелгән үзгәрешләргә бәйләп аңлата. Йөклелекнең икенче өчайлыгына авыздагы тимер тәме юкка чыга, ди алар.

Авыздагы тимер тәме гингивит, пародонтит кебек авыз куышлыгы авырулары турында да кисәтергә мөмкин. Бу – аларның башлангыч билгесе.

Салкын тигәндә, борында полип, синусит булганда, колак авыртканда да авыздан тимер тәме килә ала. Респиратор авырулар вакытында авыз куышлыгы, телгә эләккән лайла еш кына әнә шундый тәм бирә.

Авыздан тимер тәме килүнең тагын бер сәбәбе – организмда цинк күләме артып китү яки җитмәү. Бу минерал җитмәгәндә, күзәнәкләр акрынрак яңара. Шул сәбәпле авыздагы тәм дә үзгәрә. Организмдагы цинк күләме артып киткәндә, күңел болгана, авыздан тимер тәме килә башлый.

Бөер, бавыр дөрес эшләмәгәндә, организмда билгеле бер матдәләр туплана. Төкереккә эләксә, алар шулай ук тимер тәме бирә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/143257/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday


Бәйле