Tele2 беренче булып мобиль кушымта чатында войслар җибәрү функциясен кертеп җибәрә  

-- Лейла

Россиянең Tele2 мобиль элемтә операторы беренче булып «Минем Tele2» кушымтасында яңалык кертә: хәзер ярдәм итүче оператор хезмәткәренә тавыш хәбәрләре җибәреп тә була. Моннан тыш клиентлар үзләре үк чатта уңайлы аралашу форматын сайлый алалар. Бу текст язуга караганда тиз дә, уңайлы да һәм җиңелрәк тә. 

Яңа функция клиентларның канәгатьләнү күрсәткеченә уңай йогынты ясый: чатта тавыш хәбәрләре җибәргән абонентларның 86%ы консультацияне «бик яхшы булды» дип бәяли. Бу уртача статистикадан 4,5 баллга югарырак. 

Моннан тыш, оператор чатында войслар (ягъни тавыш яздырып җибәргән хәбәрләр) җибәрү мөмкинлеге клиентларга язу уңайсыз булган очракларда да ярдәмче хезмәткәр белән килеп чыккан мәсьәләләрне хәл итәргә  дә булышлык итәчәк. Tele2 операторы эшчәнлегенең мөһим юнәлеше — кулланучылар өчен кушымтаның җиңеллеген һәм уңайлыгын аңлату. Яңа функция күрү сәләте бозылган абонентка, шулай ук кушымтада текстны язу кыен булган очракта бик файдалы булачак. 

Җәмгыятьтә тавыш хәбәрләренә карата ике төрле мөнәсәбәт булуга карамастан, оператор клиентлары бу функцияне мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә актив кулланалар. Әйтик, 2022 елдан Telegram да войслар кулланучылар саны ике тапкырга артты. Tele2 операторы да, үз чиратында, яңалык һәм заманча функцияләр өстендә эшләргә планлаштыра.

ТУЛЫРАК ТЕЛЕ 2 САЙТЫНДА

Бәйле