Илсөя дуэт җырларга хыяллана

Кайсы риза булыр… Ә сез кемне тәкъдим итәр идегез?

Бу көннәрдә Илсөя Бәдретдинова Уфа сәхнәләрен «дер» селкетә. Кышын килгәндә күрми калганнар рәхәтләнә концерт карап!

Аларның күбесе «Яшьләр» Мәдәният сараенда бара. Ә аның алдында башка артистларның да афишалары да бар. Әнә Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов та бер кичкә генә Уфаның бер текә ресторанына килеп җырлап китә икән. Ике республиканың да халык артисты Айдар Галимов та шунда чакырылган. «Бер кичкә — кер мичкә», диярсең дә…

Җырласыннар әйдә, тавышлары үзләрендә. Ә Илсөя алар афишасы янанда туктап хыялланып алган.

«Ике легенда – Салават Зәкиевич һәм Айдар Ганиевич белән дуэт җырлыйсы килә. Әйтергә куркам, оялам! «Кит әле, сеңлем, ераккарак» дип әйтерләр», – ди җырчы, афишаларны күрсәтеп.

«Күбрәк хыяллансаң була ул», – дип хуплый аны концерт директоры Гүзәл Карамиева.

Үзләре беренче тәкъдим белән чыкмасалар әле… Ә сез бу хакта ни уйлыйсыз, дуслар?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-05-28/ils-ya-duet-yrlarga-hyyallana-3787906

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле