Атказанан артист төрмәгә озатылган

Русиянең атказанган артисты Рамилә Искәндәр наркотиклар эше буенча 6,5 елга хөкем ителгән.

Пензаның Первомайский район суды Русиянең атказанган артисты Рамилә Искәндәрне алты ел һәм алты айга гомум режимлы колониягә хөкем итте, дип хәбәр итә «Ъ» басмасы, судның матбугат хезмәтенә таянып. Ул зур һәм аеруча зур күләмдә наркотиклар сатуга омтылуда гаепле дип таныла.

Артистканың ике ярдәмчесе Владимир Холькин һәм Ярослав Шалев суд наркотикларны зур күләмдә сатуда гаепле дип табыла. Суд Владимир Холькинны — биш ел һәм алты ай каты режимлы колониягә, Ярослав Шалаевны биш ел каты режимлы колониягә утырта. Җинаять эшләгән вакытта аларга 21 яшь була.

Эшне судта карау ике ай дәвам итә. Тикшерү версиясе буенча, 2023 елның 1 гыйнварыннан да соңга калмыйча Рамилә Хисамова мессенджер аша Пензадагы танышы белән Пенза территориясендә наркотиклар һәм психотроп матдәләрне законсыз сату өчен интернет-кибет булдыру һәм наркотиклар сатуда катнашуга башка кешеләрне җәлеп итү турында килешә.

Рамилә Искәндәр (Хисамова) 2023 елның 29 августында тоткарланган. Яңа Мәскәүдә аның өендә һәм автомобилендә тентүләр вакытында 2 килограммга якын мефедрон табылган. Судта ул үз гаебен таныганын һәм тирән үкенүен белдергән. Рәмилә Искәндәргә 46 яшь, ул 20дән артык фильмда, шул исәптән Павел Лунгинның «Царь» кинолентасында төшкән, 200дән артык фильм һәм сериал өчен тавыш яздырган.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/2024-05-28/atkazanan-artist-t-rm-g-ozatylgan-3788034

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле