Оныкларына ДНК-тест ясатканнар…

«Килде бит замана…»

«ДНК-тест дигән нәрсәне элек кинодан гына карап белә идек. Килде замана, хәзер аны теләсә кем эшли ала.

Апам кияүгә чыккач, аны биатасы белән бианасы беренче көннән үк үз итмәде. Балалары тугач, бөтенләй «кошмар» башланды. «Уйнаштан тапкан балаңны алып чыгып кит», — дип көн дә өйдән куа башладылар. Түзмәде апам, Артурчикны алып безгә кайтып китте. Җизнәм дә аптырап тормады, әйберләрен җыеп, апамның артыннан килеп җитте.

Бианасы тагын бер этлек эшләргә булды. Артурның соскиен урлап, үзенә һәм оныгына ДНК-тест эшләткән. Танавын күккә чөеп килеп керде. Нәтиҗәне безнең алга ташланды. «Кызыгыз уйнаштан тапкан баласын», — дип әниемнең алдына бара. Әтисез үскән балалар без.

Апам көн дә елый башлады. 20 мең акча күп, әлбәттә, шулай да әни белән җыеп апама тоттырдык. Җизнәм белән Артурикка эшләттек бу юлы. Нәтиҗә килгәч, биатасы белән бианасын чакырдык. Килделәр. Эре генә басып керделәр. Тестта «степень родства» язылган урынны кызыл белән урап алдык та алларына ташладык. Туганлык — 99,7%!
«Уйнашны башка урыннан эзләгез», — диде апам. Бианасы агарынды, биатасы кызарды. Бер сүз дә әйми, чыгып киттеләр…»

Киленне кыерсыту авыр түгел, әлбәттә. Үскәч бу бала шул хәлләрне ишетсә, картәтисе белән картәнисенә ни дияр икән?..

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-05-29/onyklaryna-dnk-test-yasatkannar-3789616

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле