Tele2 Казанның иң популяр сәүдә үзәкләрен атады

-- Лейла

Россиянең Tele2 мобиль элемтә операторы апрель аенда миллион халкы булган шәһәрләрнең сәүдә үзәкләрендә компания абонентларының трафик куллануын анализлады. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, Казанда Tele2 клиентлары арасында Kazanmall, «Тандем» һәм «ПаркХаус» сәүдә үзәкләре иң популяр. Шул ук вакытта хатын-кызлар үзләренә кирәкле товарлар алганда ир-атларга караганда күбрәк трафик сарыф итә (сәүдә үзәгендә кулланылган гигабайтларның 55%ы хатын-кызларга туры килә).

Tele2 бөтен Россия буенча сәүдә үзәкләрендә интернет челтәрен яхшыртуны дәвам итә, шулай ук даими рәвештә ял һәм күңел ачу урыннарында кешеләрне сыйфатлы элемтә белән тәэмин итү буенча махсус эшләр үткәрә. Операторның Big data компаниясе Казанның сәүдә үзәкләре аудиториясен анализлады һәм оператор клиентлары арасында төп трендларны ачыклады.

Хатын-кызлар сәүдә үзәкләренә килүчеләрнең 55%ын тәшкил итә, шулай итеп алар әйбер сатып алган вакытта иң күп трафикны сарыф итәләр. Аудиториянең үзәге 35 яшьтән 44 яшькә кадәрге кешеләр, алар арасында Казанда 16,2% хатын-кызларга һәм 14,8% ир-атларга туры килә. 25-34 яшьлекләр арасында ир-атлар күбрәк трафикны сарыф итә: 13,6% — ир-атлар, 12,4% — хатын-кызлар. Ә менә 45-55 яшьлекләр арасында  нәтиҗәләр икенче төрле: 13% — хатын-кызлар, 11,3% — ир-атлар. 55 яшьтән дә олырак хатын-кызлар ир-атларга караганда сатып алу белән күбрәк кызыксына: аларга 8,1% һәм 5,6% туры килә. Аннан соң 19-24 яшьлек клиентлар бара: алар 2,5%.

Сәүдә үзәкләренә килүчеләрнең иң аз өлеше 18 яшькә кадәрге яшүсмерләргә туры килә (0,2 процент), әмма шул ук вакытта алар гигабайтларның гомуми санының 46,1 процентын нәкъ сатып алганда кулланалар. Бу җәмәгать урыннарында интернет-роликлар төшерү белән кызыксыну, шулай ук сәүдә үзәкләренең яшүсмерләр арасында популяр очрашу мәйданчыгы булуы белән дә бәйле булырга мөмкин. Шул ук вакытта яшүсмер кызларга трафикның 47% туры килә, малайларга 53%. Интернет-активлыгы буенча кулланучылар 19-24 яшьлек кешеләргә юнәлтелгәг: кызларга трафикның 7,1% туры килә, егетләргә 5,2%. 25 яшьтән алып 34 яшькә кадәрге, 35 яшьтән алып 44 яшькә кадә һәм 45 яшьтән алып 55 яшькә кадәрге килүчеләргә якынча тигез трафик өлеше туры килә, ул 5тән алып 8% ка кадәр. 55 яшьтән өлкәнрәк кешеләр трафикны актив кулланучылар булып кала: хатын-кызларга трафикның 3,7% туры килә, ир-атларга 3,5%. Гомумән, хатын-кызлар сәүдә үзәкләрендә 312 ТБ сарыф итә, ир-атларга 290 ТБ туры килә.

Tele2 сәүдә үзәге аудиториясен анализлады һәм трафик гигабайтлары саны буенча иң популяр 3 сәүдә үзәге исемлеген төзеде.

Абонентлар саны буенча лидер булып KazanMall кала, «Тандем» сәүдә үзәге — икенче урында, аннан соң «ПаркХаус» сәүдә үзәге бара. Шулай ук сарыф иткән трафик саны буенча топ-3 исемлегенең лидерлык позициясендә — «МЕГА» сәүдә үзәге. Биредә айга якынча 155 ТБ мобиль интернет кулланыла, икенче урында — KazanMall, өченче урында «Парк Хаус».

Бәйле