Зиратка туганнары каберенә барган кызны талаганнар

Башкортстанда 23 яшьлек кызны зиратта талаганнар.

Студент кызга исерек бер ир бәйләнгән һәм аңардан акча таләп иткән. Башта кыз аңа игътибар итмәскә тырышкан, әмма ир яный башлагач, куркудан үзе белән булган 2 мең сум акчасын бирергә туры килгән. Әлеге табышка канәгать ир тиз арада юкка да чыккан.

Зыян күргән кыз полициягә гариза язган. Каракның кем икәнлеге бик тиз ачыкланган. Җинаятьче моңа кадәр дә караклык өчен  хөкем ителгән 37 яшьлек ир булган. Ир гаебен тулысынча таныган һәм акчасының бер өлешен кызга кайтарган. Хәзер иргә карата җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/143459/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле