Атказанган актриса вафат

Актриса Анастасия Заворотнюк вафат булган. Бу хатка аның социаль челтәрләрендә хәбәр иттеләр.

«Аңлау мөмкин түгел һәм кирәкле сүзләрне табу бик авыр. Бүген төнлә озак һәм авыр авырудан соң безнең Настя вафат булды.

Ихлас күңелдән яхшылык теләгән, сәламәтлек сорап дога кылган һәм иман иткән һәрберегезгә рәхмәт белдерәбез. Настя һәрвакыт сезнең ярдәмегезне сизде һәм бик кадерләде» дип язганнар аның социаль челтәрләрендә.

Анастасия Заворотнюкка 53 яшь иде. Дүрт елдан артык элек аңа баш мие яман шеше диагнозы куелган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/143486/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле