“Бер сөяркәсе өчен затлы яхта тоткан”…

Җырчы Алсуның аерылышу тарихының яңа нечкәлекләре ачыла.

“Йолдызлы” аерылышучы ир белән хатынга ике йорт һәм ике фатирны бүлешергә туры киләчәк. Әлегә кадәр бер як та үз карары турында комментарий бирмәгән, аның сәбәбе дә билгесез. Ләкин эшкуарның хыянәте турында сүз бара, дип ышандыра.

Мәгълүмат бирүче сүзләренчә, Абрамов 10 ел элек хатынына хыянәт итә башлаган. Моннан тыш, ул үзенең сөяркәләрен матди тәэмин итеп, муллыкта яшәткән: «Бер сөяркәсе өчен бергә вакыт үткәрергә затлы яхта тотуын сөйләүчеләр булды. Ул һәрвакыт нәфис затларга тәэсир итә белде һәм хатын-кызлар аның сөйкемлелегенә каршы тора алмады”, — дип белдерә чыганак.
Ә җырчы, күрәсең, моңа күз йомган. 2016 елда ул улы Рафаэльне дөньяга китерде.

Артистканың аерылышуы турында имеш-мимешләр узган ел таралды. Леонид Агутин концертында Алсу никах балдагын кимичә күренде, ә ире белән бергә төшкән фотоларны социаль челтәрләргә куймый башлады.
Соңрак җырчының директоры имеш-мимешләрнең мәгънәсез булуын аңлатты. «Ышаныгыз, анда барысы да яхшы», — диде ул. Апрель аенда Алсу үзе дә, әгәр дә аның бу темага берәр әйтер сүзе булса, ул үз җанатарларына шәхсән сөйләячәген белдерде.
Җырчы инде пост әзерлидер…

Гомеренең гади булмаган бу чорын лаеклы үтүен телик аңа.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2024-05-30/ber-s-yark-se-chen-zatly-yahta-totkan-3790994

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле