- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
“Аңа кирәкле дарулар бирдем дә…”
“Исәнмесез. Эчемә сыймаган серне сезгә язарга булдым, кешегә сөйләп булмый, туганнарым белсә ачуланыр иде.
Мин үз кулым белән кызымны бәхетсез иттем. Көне-төне бәхетле булсын дип, тели идем, югыйсә. Кызым йөргән егетеннән авырга калган, ә егете моны белгәч, ташлады. Кызым бик борчылды, елады. Мин яхшы әни булырга тырышып: “Юк, әтисез бала кирәкми”, – дип, кирәкле дарулар бирдем. Авыры төште. Ни өчен алай иткәнемне үзем дә белмим. Хәзер аңыма килдем – соң инде. Көне-төне елыйм. Балакаемның тормышын үзем боздым. Ни эшләргә дә белмим”.
Бу әнине әрләргә соң инде. Юату сүзләре кирәктер…
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-05-31/kyzymny-zem-b-hetsez-ittem-3792933 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–