Редисның 9 шифасын беләсезме?

Ул яман шештән саклый, ябыгырга булыша.

Яман шештән саклый. Редис яман шешне булдырмаска ярдәм итүче табигый антиоксидантларга бай.

Йөрәк, кан тамырларын ныгыта. Редис канны сыеклый, кан тамырлары стенасын ныгыта, клетчаткага бай булуы исә кандагы холестеринны киметергә булыша. Редис составындагы антоцианнар йөрәк һәм кан тамырларына файдалы. Веналарда варикоз булганда да, тромблар барлыкка килмәсен өчен, бу яшелчәне ашарга кирәк.

Кан басымын төшерә. Редис калийга, натрийга, кальцийга, тимергә, С, Е, РР витаминнарына бай. Билгеле булганча, организмда калий җитмәсә, йөрәк эшчәнлеге, кан йөреше начарая, кан басымы күтәрелә.

Бавырга файдалы. Редисның өтеп ала торган тәме бавыр өчен файдалы. Ул организмны шлаклардан, токсиннардан чистарта, сары авыруы булганнар еш кулланса, канда билирубин төшә.

Шешләрне кайтара. Үсемлек мае йә каймак белән ясалган редис салаты эчәкләр эшчәнлеген яхшырта, клетчаткага бай булу сәбәпле, эч катканда булыша. Редиста кандагы шикәрне нормальләштерүче матдәләр бар. Шуңа шикәр авырулы кешеләргә аны ашарга тәкъдим ителә.

Баш авыртуны баса. Маңгайны, чигәләрне яңа чыгарылган редис согы белән ышкыгыз, баш авырту кимеячәк.

Ютәлне йомшарта. Редис согы астма, бронхит белән авыручыларга шифалы. Сулыш юлларында җыелган какырыктан арындыра, шулай ютәлне дә туктата. Редис согын кишер согы белән кушып эчәргә киңәш итәләр, ашказаны лайласын ялкынсынудан саклый ул.

Ябыгырга булыша. 100 грамм тамыразыкта – нибары 14 килокалорий. Ул матдәләр алмашын яхшырта, май туплануны тоткарлый. Шуңа күп диеталарда менюда ул бар. Артык килограммнары булганнар өчен редис салаты менә дигән!

Тирене дымландыра һәм туендыра. Фосфор, цинк һәм витаминнар тән тиресе өчен файдалы. Редис согы тирене дымландыра, ә редисны кырып ясалган битлек битне чистарта, тукландыра.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/143533/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле