«Кызымны үзем бәхетсез иттем»

«Аңа кирәкле дарулар бирдем дә…»

«Исәнмесез. Эчемә сыймаган серне сезгә язарга булдым, кешегә сөйләп булмый, туганнарым белсә ачуланыр иде.

Мин үз кулым белән кызымны бәхетсез иттем. Көне-төне бәхетле булсын дип, тели идем, югыйсә. Кызым йөргән егетеннән авырга калган, ә егете моны белгәч, ташлады. Кызым бик борчылды, елады. Мин яхшы әни булырга тырышып: «Юк, әтисез бала кирәкми», — дип, кирәкле дарулар бирдем. Авыры төште. Ни өчен алай иткәнемне үзем дә белмим. Хәзер аңыма килдем — соң инде. Көне-төне елыйм. Балакаемның тормышын үзем боздым. Ни эшләргә дә белмим».

Бу әнине әрләргә соң инде. Юату сүзләре кирәктер…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-05-31/kyzymny-zem-b-hetsez-ittem-3792933

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле