Җәйге эсседә өермә һәм башка метеорологик күренешләр күзәтелергә мөмкин

Россия Гидрометеоүзәге метеорологлары җәен Татарстанда, шул исәптән Казанда, аномаль эсселек вәгъдә итә. Бу чорда давыл, көчле яшенле яңгыр, өермә кебек куркыныч метеорологик күренешләр күзәтелергә мөмкин. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев шулай дип белдерде.

«Җәйге айларда җылылык аномалияләре еш кына давыл, яшенле яңгыр, өермә кебек куркыныч метеорологик күренешләр белән аралашып бара. Конвектив тотрыксызлык үсү сәбәпле, Россия һәм Татарстанда өермәләр ешрак кабатлана», — дип искәртте Әүһәдиев.

Россия Гидрометеоүзәгенең төгәллек кертелгән фаразы нигезендә, июньдә Казанда һава температурасы климатик нормага якын булачак. Июльдә исә аномаль эсселек көтелә. Августта һава торышы тагын климатик нормага якын була.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/kfu-galime-aige-esseda-oerma-ham-baska-meteorologik-kureneslar-kuzatelerga-momkin-5888496

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле