Россиядә эш көнен кыскарталармы?

Эсселек сәбәпле эш көнен кыскарту турындагы закон проекты Дәүләт Думасына тапшырылачак. Документ авторы һәм депутат Борис Чернышов шулай дип белдерде.

Спикер билгеләп үткәнчә, элегрәк Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) эсселек сәбәпле эш көнен кыскартырга тәкъдим иткән иде, әмма ведомствоның тәкъдиме киңәш бирү характерында гына. Өстәвенә, сораштырулар күрсәткәнчә, эш бирүчеләрнең 50 проценттан артыгы әлеге киңәшләрне үтәми. Закон хупланган очракта, мондый норманы үтәү мәҗбүри булачак, дип аңлатты Чернышов.

Тәкъдим ителгән закон проекты нигезендә, эш бирүче хезмәткәр таләбе белән температура 28,5 градуска күтәрелсә эш сәгатен – 1 сәгатькә, 29 градустан артса – 2 сәгатькә, 30,5 градуска җитсә 4 сәгатькә киметергә тиеш.

Төзәтмәләр РФ Торак кодексының 92 маддәсенә кертелергә мөмкин. Аларның максаты – хезмәткәрне югары температура йогынтысыннан саклау һәм имин хезмәт шартларын тәэмин итү.

Элегрәк Россиядә вейпларны тулысынча тыю турындагы закон проектының Дәүләт Думасына тапшырылачагы хакында хәбәр ителгән иде.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/143595/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday


Бәйле