Әнвәр Нургалиев кызын ничек иркәли?

 Вакытында ата-анасын утка салган, бик күп хәсрәтләр кичергән бала инде ул.

Әнвәрнең кызы Элина яшь ярым вакытта  кулын үтүккә пешергән булган. «Мин ул вакытта концертка әзерләнә идем. Кызым әнисенең үтүкләгәнен күргән. Ул киткән арада гына тотып алырга өлгергән»,  — дип сөйләде җырчы. Аннары бик озак дәвалану, дәваханә юлларын таптау…

Менә шушы кыз үсеп җитте хәзер. Ләки ата-ана өчен ул һәрвакыт бала. 

Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган тел» телеканалының «Сер итеп кенә» тапшыруы алып баручысы Роза Хәйруллина популяр артистларның балалары белән сөйләшкән видеолар тупланмасын күрсәтте.

«Әнвәр Нургалиевның кызы Элина белән әңгәмәдән:

— Элина, син укып бетергәч, кайсы уку йортына керергә телисең?

— Миңа законнар белән бәйле юнәлеш ошый. Бәлки, адвокат булырмын, юриспруденция өлкәсе бик ошый.

— Син иҗат белән дә шөгыльләнеп алдың? Әтиең белән сәхнәләрдә дә бии идең. Дәвам итәчәксеңме?

— Мин ташладым биюне, ләкин бу вакытлыча дип саныйм. Тиздән кире кайтырмын дип уйлыйм.

— Әтиеңнең концерты шундый матур бара. Синең теләгең бармы аның янына сәхнәгә яңадан чыгарга?

— Әйе, мин бик сагындым публиканы. Бик телим.

— Әнвәр абый сине аеруча яратуы хакында әйтә. Ул ярату нәрсәдә чагыла? Ул сине аерып сөяме, кыйммәтле бүләкләр алып бирәме, әллә инде акыллы киңәшләре белән ярдәм итәме?

— Кыйммәтле бүләкләр дә ала инде. Әмма күбрәк кайгыртучанлык күрсәтә, кадерли».

чыганак: https://intertat.tatar/news/artist-balalary-ati-anilare-turynda-kyimmatle-bulaklar-da-bula-inde-amma-kubrak-5866515

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле