Бик тәмле кабартма пешерү ысулы

Кирәк: 8 г коры чүпрә, 600 г он, 250 мл сөт, 4 йомырка сарысы, 100 г май, 2 пакет ванилин, 100 г шикәр комы, бер чеметем тоз. Майлау өчен кирәк: 2 аш кашыгы сөт өсте, 1 йомырка сарысы.

Җылы сөткә чүпрә, 1–2 аш кашыгы шикәр комы, 1–2 аш кашыгы он салып, 15 минутка җылы урынга куябыз. Аннары сөткә калган шикәр комын, йомырка сарылары, эретелгән май, ванилин салып болгатабыз. Калган онны ашыкмыйча гына салып бетереп, кулга ябышмый башлаганчы йомшак камыр басабыз.

Аннары камырны җылы караңгы урынга куеп тотабыз.  Камыр кабаргач, кабартмалар ясыйбыз. Аларны  майланган табага тезгәч, йомырка сарысы белән сөт өстен кушып болгатып, өсләрен майлыйбыз. Кабартмалар 200 градуслы мичтә  20–25 минут пешә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/143585/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле