«Икенче хатын булырга да ризамын»

Ике, өч хатын белән яшәүче ир-атлар бездә дә күп хәзер.

«Хәзер күпләр икенче хатын алган ирләр белән риза түгел. Хәлләреннән килгәч — алсыннар. Минем бер таныш хатынның ире диндә, икенчегә хатын алды. Танышым аны уйлап та бирми. Әлбәт бит, ике катлы зур йортта яши. Кияүгә чыкканнан алып бер җирдә дә эшләми. Яңа хатыны икенче зур йортта яши. Ир ике арада йөри, икесен дә матди яктан тәэмин итә. Тагын ни кирәк бәхет өчен? Онытканда бер акча биргән исерек ир белән яшәгәнче, танышымның ире кебек кешенең җиденче хатыны булырга да ризалашыр идем».

Ике, өч хатын белән яшәгән ирләр безнең республикада, чыннан да, күбәйлде. Сез моңа ничек карыйсыз?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-06-04/ikenche-hatyn-bulyrga-da-rizamyn-3797330

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле