«Бу искиткеч яллар булды…»

Хәния Фәрхинең тормыш иптәше Габделхәй Биктаһировка 71 яшь тулган. 

Ул туган көнен кызы Алсуның гаиләсе белән авылда билгеләп үткән.

Бу хакта Алсу социаль челтәрләрдә: «Бу искиткеч яллар булды. 1 июнь көнне әтинең туган көнен бәйрәм иттек. Күп һәм тәмле итеп ашадык», – дип яза һәм авылда төшерелгән күңелле, җылы видеолар белән уртаклаша.

Әле 30 май көнне генә Хәния Фәрхинең дә туган көне иде. Исән булса, аңа 64 яшь тулыр иде.

Габделхәй абыйның сеңлесе Венера апа, Хәния Фәрхи турында истәлекләре белән уртаклашканда, «Интертат»ка гаиләләрендә туган көннәрнең бер-бер артлы тезелешеп килүе хакында сөйләгән.

«Хәния белән безнең туган көннәр майда. Туган көннәребез туры килгәч, һәр юбилейны бергә бәйрәм иттек без. Башта Хәния Казанда концерт куя, икенче көнне җыйнаулашып авылга кайтабыз. Соңрак 31 май көнне тагын бер гаилә бәйрәме өстәлде – Алиянең малае Рамазан дөньяга килде. 1 июнь көнне абыйның туган көне килеп җитә. Без шулай берәр атна туган көннәр үткәрә идек», – дип хатирәләрне яңарткан ул.

чыганак: https://intertat.tatar/news/xaniya-farxinen-ire-gabdelxai-biktahirov-tugan-konen-uzdyrgan-matur-videolar-5866547
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле