Иртәнге ашка нинди бутерброд белән эчемлек файдалырак?

Бу җәһәттән кардиолог, иммунолог һәм офтальмолог киңәшләр биргән.

Елена Малышева программасында иртәнге ашка нинди бутерброд һәм эчемлекнең файдалы булуын аңлатканнар. Бу җәһәттән кардиолог Герман Гандельман, иммунолог Андрей Продеус һәм офтальмолог Михаил Коновалов үз киңәшләре белән бүлешкән.

Табиблар әйтүенчә, файдалы бутерброд икмәктән, тавык ите, авокадо һәм сырдан тора. Тавык итендә аксым күп. Ул баш мие һәм игътибарны яхшырту өчен файдалы. Икмәк углеводларга бай, баш миенә глюкоза бирә. Ә инде авокадо организмны тирозин аминокислотасына (нерв импульслары үткәрүчәнлеген яхшырта) баета.

Каһвәне исә какаога алыштырырга мөмкин. Әлеге эчемлек кан тамырларын киңәйтүгә ярдәм итә. Бу исә канның, шуның белән бергә файдалы матдәләрнең баш миенә күбрәк килүенә китерә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/06/143803/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле