Июнь үзгәрешләре

Нәрсә безне көтә?

– 80 яшьлек юбилярларга пенсия артачак. Июньдә артып килгән акчаны май аенда 80 яшьлек туган көнен билгеләп үтүчеләр алачак. Өстәмә түләү пенсиянең теркәлгән өлешенең 100 процентын тәшкил итә. Быел ул – 8134 сум 88 тиен. Пенсиянең теркәлгән өлешен беренче төркем инвалидларга да арттырып түләячәкләр. Әмма 80 яше тулган беренче төркем инвалидларга өстәмә акчаны көтәргә кирәкми: аларга ул моңарчы ук билгеләнгән инде, аны ике пункт буенча да алырга ярамый.

– Балага пособие билгеләгәндә алимент акчасын бердәм кагыйдәләр нигезендә исәпләячәкләр. Аерым алганда, әти-әни алимент күләме турында үзара гына сөйләшкән очракта, пособие билгеләгәндә бер балага – хезмәт өчен түләүнең минималь күләменең дүрттән бер өлеше, ике балага – өчтән бер өлеше, өч һәм аннан да күбрәк балага – яртысыннан да ким булмаган өлешеннән дә ким булмаган акча алыначак.

– Укытучылар һәм табибларга Ерак Көнчыгыш һәм Арктика ипотекасын алу җиңеләя. Моннан ары эш стажы исәпкә алынмаячак. Шулай ук моношәһәрдә икенче торак базарыннан гомуми мәйданы 60 квадрат метрдан артып китмәгән торак сатып алганда да кредит күләмен 9 миллион сумга кадәр арттырачаклар.

– Илдә бушлай юридик хезмәт күрсәтүнең стандартлары гамәлгә керә.

– Лагерьга китүче балаларга бирелә торган медицина белешмәсе үзгәрә. Хәзер анда баланың инфекция һәм инфекцияләргә бәйле булмаган авырулары, операция, төрле тән җәрәхәтләре, аллергия реакциясе кебек мәгълүматлар да өстәләчәк.

– Инвалид балаларның пенсиясен бурыч хисабына алуны тыячаклар. Эш шунда ки, әлеге түләү әти-әни, опекуннарга күчеп бара, ә аларның хисап счетыннан акчаны бурыч хисабына алырга мөмкин иделәр.

–  Пычрак су бирү, кыш көне җылылыкны өзү кебек сыйфатсыз хезмәт күрсәткән өчен коммуналь оешмаларга штраф күләме 100 мең сумга кадәр арта.

–  Балаларны җинаятьчелеккә этәргән өчен сигез елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Сүз балигъ булмаганнарны өч һәм аннан да күбрәк тапкыр авыр булмаган һәм уртача авырлыктагы җинаять кылуга этәрү турында бара. Моңа кадәр балаларны авыр җинаять юлына бастырган, җинаятьчел төркемдә катнаштырган өчен иректән мәхрүм иттеләр.

– Халык сәнгать кәсепләре оешмалары һәм осталары дәүләттән ярдәм алачак. Аларга әзер продукцияне сатарга, финанс, мәгълүмати ярдәм алырга булышачаклар. Моның өчен һәр төбәктә эксперт советлары оешачак дип уйланыла.

–  Хөкем ителгән, дүрт яшькә кадәр баласы булган хатын-кызлар, тиешле шартлар үтәлгән очракта, төрмәдән шартлы рәвештә иртәрәк чыга алачак. Моңа кадәр мондый мөмкинлек өч яшькә кадәр баласы булганнарга бирелде.

– Тормыш өчен кирәкле һәм бик мөһим булган дарулар исемлеген киңәйтәләр. Анда шул исәптән, йогышлы авыруларны дәвалау өчен кирәкле препаратлар өстәлде.

– Илдә медицина шприцларын маркировкалауга бәйле тәҗрибә башлана.

– 1 июньнән баллы су һәм җиләк-җимеш кайнатмаларына тамга суга башлаячаклар. Моңа кадәр җитештерелгән суларны куллану вакыты чыкканчы сатарга ярый.

– Тәмәкегә хисап-контроль маркасы суга башлаячаклар. Мисал өчен, мондый штрих-кодлар хәзер сөт ризыкларында бар.

– Кафе һәм рестораннарның җәйге верандаларында спиртлы эчемлекләр сатарга рөхсәт итәчәкләр. Моңа кадәр туклану урыны янәшәсендә вакытлыча корылган мондый мәйданчыкларда алкоголь эчемлек сатучыларга 300 мең сумга кадәр штраф янады.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/06/143730/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле