Илсөяне кем шаккатырган?

 Аның төркеме үзенчәлекле бәйрәмдә катнашкан.

Илсөя Бәдретдинованың төркеме помидор һәм кыяр үстерә торган агрокомплекс оештырган бәйрәмдә катнашкан. Компания эшчеләренең балаларына һәм райондагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга ел саен шундый матур бәйрәм оештыра икән.

Аларга тартмалап кыяр-помидор биргәннәр. Җырчы үзе яшелчәләрне төркемдәгеләрнең һәрберсенә таратканын, ә егет-кызларның кара пакет тотып чиратка басканын социаль челтәрендә күрсәткән.

Илсөя Бәдретдинова агрокомплексның җитәкчесе Шафоат Маматкуловна белән дә таныштыра. 5 бала анасының агрокомплекс белән берүзе идарә итүенә соклану белдерә җырчы.

«5 бала анасы. Искиткеч чибәр һәм уңган ханым! Шундый зур бизнесны берүзең алып барып кара син. Шафоат ханыма карап: «Көчле хатыннар турында җыр кирәк», – дигән уй белән кайтып киттем мин», – дип язган Илсөя Бәдретдинова.

чыганак: https://intertat.tatar/news/ilsoya-badretdinova-torkemendage-artistlarga-yaselca-belan-tulagan-5866532

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле