Өч егет һәм бер кыз суга батып үлгән

Бөек Новгородта бик зур фаҗига – 18-20 яшьлек дүрт кеше Волхов елгасында су коенганда батып үлгән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, биш яшь-җилкенчәк Волхов елгасы аша салынган җәяүлеләр күпере тирәсендә су коенасы иткән. Кызганычка, дүртесе судан чыга алмаган. Бары тик берсе генә исән калган.

Фаҗига булган урынга кичекмәстән Бөек Новгород прокуроры урынбасары Дмитрий Савичев килеп җиткән. Ведомство шәһәр хакимиятенең су коену урыннарын оештыру һәм җиһазлау буенча гамәлләрен хокукый яктан бәяләргә ниятли. Килеп туган хәл өлкә прокуроры Сергей Швецовның аерым контролендә тотыла. Җентекле тикшерү барышында дүрт яшь кешенең һәлак булу сәбәпләрен ачыкларга туры киләчәк.

Чыганак: https://tass.ru/proisshestviya/20994623

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле