Алсуның сабырлыгы сынганмы?..

Никахын таркатырга карар иткән җырчының шәхси тормышыннан яңа нечкәлекләр ачыла бара.  

Блогер Антон Суворкин фикеренчә, Алсуның ире Ян Абрамов чыннан да тугрылык белән аерылып тормаган. Моннан тыш, бизнесмен өчен “читкә йөрү” эшкә барып кайту белән чагыштырырлык булган дип раслый.

Әмма Алсуны аерылышырга этәргән сәбәп бу түгел, дип ышана блогер. Суворкин фикеренчә, җырчы иренең холыксызлыгына һәм аның кул күтәрүенә башкача түзеп тора алмаган.
Продюсер Алина Красная «КП» белән сөйләшкәндә билгеләп үткәнчә, Абрамов үзенең авыр холкын туйда ук күрсәтә, ә Алсу аның законлы хатыны булгач, аннан тулы буйсынуны таләп итә башлый. Нәтиҗәдә, Алсу, мөһим чараларга гына йөреп, кеше арасына чыгудан туктый. Ул яңа чынбарлык белән килешә, ана һәм хатын ролен кабул итә.

Суворкин фикеренчә, ниндидер бер вакытта Абрамов чикләрне үтеп, Алсуга кул күтәрә башлый. Блогер медиа җәмәгатьчелегендә бизнесменның үз хатынын “бокс грушасы” итеп куллануы турында күптәннән имеш-мимешләр йөргәнен белдерә.
Шул ук вакытта Алсу моны озак вакыт җәмәгатьчелектән яшерә, көчле һәм бай әтисенең кызы булуына карамастан, иренең кул күтәрүен чыдамлылык белән кичерә.

Суворкин җырчының сабырлыгына гаҗәпләнә, әмма аның иренең кул күтәрүе турында сөйләшүләрнең бары тик имеш-мимешләр генә булырга мөмкин икәнен дә кире какмый.

Гаҗәпләнмә, блогер, диясе килә. Татар хатын-кызларының сабырлыгы турында күптән тулы романнар иҗат ителгән…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2024-06-05/alsuny-sabyrlygy-synganmy-3799276

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле