Сыерларны яшен суккан

Башкортстанга көчле яңгырлар килде.

Республикага көчле яңгырлар килде. Эссе көннәрдән соң табигатькә яңгыр кирәк иде, тик аның зыяны да тими калмады шул. Социаль челтәпләрдә койма яңгыр турында фотолар күбәйде. Мәсәлән, Бөрҗән районының Галиәкбер авылында 4 июнь көнне сыерларны яшен сугып үтергән.

Баймак районының Темәс авылында түтәлләрне су баскан. Соңрак койма яңгыр Баймак һәм Сибайга барып җиткән.
Кичә Уфа һәм тирә-якны шулай ук «су баса» башлады: башкалада урыны-урыны белән зур күлләвекләр барлыкка килде, давыл Михайловка авылында баганаларны һәм агачларны аударды.

Салаватта исә тавык йомыркасы зурлыгындагы боз явуы турында хәбәр итә социаль челтәрләр.

Алдагы көннәрдә дә яшенле яңгырлар булачагын белдерә синоптиклар. Һава шартлары бозылганда хәвефсзлек кагыйдәләрен һәрвакыт истә тотыйк.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/republic/2024-06-06/syerlarny-yashen-sukkan-3800485

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле