«Әнием икенче ир-егет очратты»

Мин аның өчен шатландым гына.

«Әнием гомер буе үзен ямьсез дип яшәде. Тәүдә аңа әнисе шулай дип башына сеңдергән. Аннан «нацист» очратып, кияүгә чыккан. Әтием, чыннан да, нык матур булды. Кыз сымак. Ни язганымны аңлап язам.

Мин әнигә һәрвакыт матурсың, дип әйтә идем. Тик ул елмаеп, һәр бала өчен әнисе иң матуры, ди иде.
Миңа хәзер 20 яшь. Моннан берничә ел элек, минем чыгарылыш кичәсе булган көнне әти классташымның ирсез булган әнисенә чыгып китте. Ул хатынга әтием ник кирәк булгандыр, аңламыйм.

Әнием елар, яшүнең ямен югалтыр, дип борчылдым. Тик ул, киресенчә, тынычланып китте. Үзен карый башлады. Буш вакыты артты.
Бер ир белән очраша башлады. Мөхәббәттән матурланды. Яратам мин әниемне».

Дөньяда ниләр генә булмый…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-06-06/niem-ikenche-ir-eget-ochratty-3800427

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле