Кредитка алып, корбан чалдырырга ярыймы?

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Кем күңелендә сөенеч белән һәм әҗер саваплар өмет итеп, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү нияте белән корбан чала, аның бу корбаны Җәһәннәм утыннан киртә булачак». Мөселманнар киләсе атнада Корбан гаетен билгеләп үтәчәк. Бу мөһим көнгә әзерлек эше инде бара.

Кызыксындырган сорауларга «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде.

– Корбанга нинди хайваннарны чалырга була?

– Безнең өчен иң кулае – сарык. Ул бер яшьлек булырга тиеш. Әгәр дә сарык гәүдәгә зур икән, ярты еллык булса да ярый. Сыер, үгез, хәтта дөяне корбан итеп чалырга була. Иң мөһиме – хайван сау-сәламәт булырга тиеш. Аксаклары, зәгыйфьләре кирәкми. Корбанлыкка дигән мал иң яхшысы булырга тиеш. Корбан чалып, изгелек кылып, без Аллаһы Тәгаләгә якынаябыз. Динебездә игелек социаль юнәлешне дә колачлый бит әле ул. Корбан очрагында, без корбан итен ятим-мескеннәргә, мохтаҗларга, туганнарга, якыннарыбызга таратабыз.

– Гаилә исеменнән бер корбан чалу җитәме?

– Корбан чалучы – замана теле белән әйтсәк, физик зат ул. Корбанны гаилә чалмый. Корбан чалдырырга ниятләгән кешегә шартлар бар. Аның ашарына, киенергә мөмкинлеге бар, бөтен нәрсәсе җитә һәм 51 мең сум күләмендә җыелган акчасы бар икән, мондый кеше корбан чалдырырга тиеш була. Корбанга утырып, сират күперен чыгабыз бит. Бер гаилә бер сарыкка утырмас, сарык барысын да күтәрә алмас шул. Бер кешегә – бер корбан.

– Ике кеше, акча кушып, бер сарык алып, аны корбан итеп чалса, бу дөресме?

– Юк, дөрес булмас. Әйтүемчә, бер кешегә – бер корбан. Акчагыз, торырга урыныгыз булмыйча, мескенлек хәлендә икәнсез, андый чакта корбан чалмасагыз да ярый. Моның гөнаһы юк.

– Корбан итеннән шашлык кыздырып, аш пешереп ашарга рөхсәтме?

– Әлбәттә! Корбан итеннән нинди тәмле ризык пешерә аласыз, шуларны пешерегез, табынга туганнарны, якыннарны җыегыз. Ләкин шушы хәләл табын янына хәрам нәрсәләр куймагыз.

– Корбанны кем бугазларга тиеш? Ул зат мөселман булырга тиешме?

– Богазлаучы да, корбан кем исеменнән чалына – мөселманнар булырга тиеш.

– Корбан сарыгының тиресен, мөгезен, сөякләрен нишләтергә?

– Боларның берсе дә исраф булырга тиеш түгел. Тиресен җыючылар булса, аны аларга тапшырсак яхшы. Тире саткан акчаны мескен-ятимнәргә бирсәк дөрес. Мөгез-сөякләргә килгәндә, гадәти көннәрдә мөгез-сөякләрне нишләтәсез, шулай хәл итәргә була. Рәсүлебез хәдис-шәрифләрендә, Раббыбыз Аллага корбанның сөяге дә, аның ите дә, мае да кирәкми, аңа безнең ихлас гамәл кирәк, дип әйткән. Күмәсезме, яндырасызмы – шулай юк итәргә мөмкин. Иң мөһиме – чисталык. Чисталык – диннең яртысы ул. Безнең арттан барысы да чиста, пөхтә калырга тиеш. Корбан чалгач, аның итен өч өлешкә бүләбез. Иң беренче өлешен үзебезгә калдырабыз. Бер өлешенә корбан ашы уздырабыз. Бер өлешен мескеннәргә, ятимнәргә, мохтаҗларга таратабыз. Корбан бәйрәменең максаты корбан чалырга гына кайтып калмый, ул ярдәм итүгә юнәлтелгән.

– Үлгән кеше исеменнән корбан чалынамы?

– Әйе, әлбәттә. Әйтик, вафат булган әнием җәннәтле булсын әле дип, әрвахларга атап чалдырсак була.

– Сүз уңаеннан, корбанны да хәзер өйдән чыкмый гына чалдырту хезмәтләре булдырылды. Картага акча күчерәсең дә синең өчен чалып та, эшкәртеп тә, хәтта таратып та бирәләр. Мондый корбан дөрес буламы?

– Дөрес була. Чөнки ниятегез изге була һәм сез бу эшне ышанычлы кешеләргә тапшырасыз. Әйтик, без үз мәчетебездә дә моны оештырабыз. Мәсәлән, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә без ел дәвамында шушы корбан итен шәкертләребезгә ашатабыз. Сез китергән корбаннар бит болар. Андый гамәлләрдән Аллаһы Тәгалә разый булсын.

– Корбан итен ничә көндә таратып бетерәсе? Соңрак бирсәң, гөнаһ буламы?

– Иртәрәк тапшырсак, хәерле. Ит бозылырга мөмкин бит. Соңрак тапшырсак та, гөнаһы юк. Әмма, әйткәнемчә, ит бозылмасын, сыйфаты кимемәсен. Сак булыгыз, корбан итен бозмагыз!

–  Корбанга дигән малны кредитка, рассрочкага алырга ярыймы?

– Акчагыз, мөмкинлегегез юк икән, корбан чалмавыгыз гөнаһ түгел. Мөмкинлек була торып чалмау – гөнаһ. Кредитка, рассрочкага кереп, гөнаһка кермик. Аллаһы Тәгаләдән сорагыз, корбан чалырлык мөмкинлекләр бирсен.

– Корбанны хатын—кыз бугазлый аламы?

– Бугазлау мәсьәләсенә килсәк, билгеле, ир-ат чалса яхшырак инде. Аңлыйм, гүзәл затларыбыз – яна торган йортка кереп, чабып барган атны да туктата торган кешеләр ул. Тик гүзәл затларыбыз гүзәл зат булып калсын әле. Ир-атлар эшенә кысылмагыз.  

Татарстанда Корбан бәйрәме

Кайчан: 16 июнь Корбан чалу нисбаны: 51 мең сум Казанда гает тәртибе:

02.00 – 03.00 – иртәнге намаз, Коръән уку;

03.00 – 03.30 – гает вәгазе уку;

03.30 – гает намазы;

03.40 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.

Гает намазын Татарстанның барлык мәчетләрендә дә кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә.

Тәкбир әт-Тәшрик көннәре: 15, 16, 17, 18 һәм 19 июнь.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/06/144082/


ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле