Тямай «Тямай»ны соңгы юлга озатты

Җырчы Фирдүс Тямаев интернеттагы сәхифәсендә  концертына килгән «Тямай» позывнойлы хәрби белән таныштырган иде. Кызганычка каршы, ул март ахырында һәлак булды. Ә кичә Тямай аны җирләргә Башкортстанга килгән…  

Кичә Фирдүс Тямаев үзенең төркемендәге шагыйрь, махсус операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм җыючы Мөслим егете Рүзәл Минһаҗев белән Башкортстанның Федоровка авылына «Тямай» кушаматлы хәрбине соңгы юлга озатырга килгән.

 «Авыр көн булды. Әниләргә Аллаһ ярдәм бирсен. 28 яшь туласы булган. Ул шулкадәр минем иҗатымны яраткан, бөтен сумкаларына минем сүзләрне «дайте мне адреналин», «кая бара» һ.б. язып бетергән. Әнисе безне күргәч шаккатты», – дип юлда сөйләшеп бара җырчы белән шагыйрь.

Хушлашу мәрасимендә җырчыга да сүз бирелде.

«Хәерле көн дип әйтеп булмый, хәерле түгел. Без Казаннан «братишка»ны озын һәм соңгы юлга озатырга килдек. Һәр концертта СВО егетләренә аерым җырлар җырлыйбыз. Башкортсан һәм Татарстан егетләренә рәхмәтләр әйтәбез. Концерттан соң егетләр минем яныма керә. «Тямай» позывнойлы хәрби дә керде. Мин фамилиябез бер икән дип уйладым. Ә ул иҗатымны яраткач, шундый кушамат алган. Аның белән видеога һәм фотога төштек, кабат концертта очрашырга сөйләштек. Менә очраштык, ләкин концертта түгел. Ул һәлак булгач, миңа бик күпләр язды. Урыны оҗмахта булсын. Бу дөньяда чит бала юк. Шушындый кайгылы хәбәр ишеткәч, йөрәк әрни. Безгә Татарстан һәм Башкортстан егетеме, аерма юк — кайгы, хәсрәт бер. Мин аның турында концертларымда сөйләрмен һәм җырлармын. Ул минем йөрәгемдә калачак. Бәхил бул», – дип сөйли Фирдүс Тямаев.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/batyrlar-d-vere/2024-06-07/tyamay-tyamay-ny-so-gy-yulga-ozatty-3802473

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле