«Унга барам, уңганчы барам»

«Тагын кияүгә чыгыйм микән?»

«Аноним. Ирем авырып үлеп китте. Ике елдан кияүгә чыктым. Ул ир белән 6 ел яшәдем. Күрше хатыны белән тоткач, куып чыгардым. Хәзер ирләргә бөтенләй ышанмыйм, әмма ялгыз яшәү дә кыен. Балаларым үзаллы яши.

Бер әйбәт кенә ир белән сөйләшеп йөрибез. Очрышуга чакыра. «Бер-беребезгә ошасак, бергә яшәр идек», — ди. Мин икенчегә тырмага басарга куркам. Кешедән дә оят. Өченчегә кияүгә чыгарга яшем дә бара, 54 булды инде. Балалар алдында да кыен, ялгыз да авыр.

Сез нинди киңәш бирерсез? Минем яшьтә өченчегә кияүгә чыгу дөресме? Бу ирем дә күрше хатынына чыгып китсә, ничек кичерермен? Бер алдангач, ирләргә ышанып та булмый шул».

Бу хат авторына нинди киңәшләр бирерсез?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-06-07/unga-baram-u-ganchy-baram-3802176

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле