«Салават Зәкиевич «смотрящий»мы әллә?»

Башкортстанның ике халык артисты Салават Фәтхетдинов белән Радик Юлъякшин арасынданы низагны онытып бетергән идек. Әмма барысын да белеп бетермәгәнбез икән…

Блогер «Башкорт хуҗабикәсе» үзегең «Йолдыз белән бер көн» проекты белән Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Элвин Грейда кунакта булды. Проект кысаларында Миләүшә Шәйхисламова җырчыга гына түгел, аның продюсерына да сорауларын яудырырга өлгергән.

Продюсеры сөйләвенчә, Элвин Грей «ак һәм йомшак» булып күренә генә. «Чын тормышта ул бөтенләй башка. Кырыс, ягъни «Черниковка егете», – дигән продюсер җырчы турында.

Продюсеры Элвин Грейның командасындагы артистларның шәхси проблемаларын хәл итүен дә сөйләгән.

«Ул аларны үз янына җыйды да: «Дуслар, эшлибез. Кемнең нинди проблемасы бар?» – дип сорады. Кемдер «фатирым юк» дип җавап бирде. Кемдер «машина кирәк» диде. Шул рәвешле, командасында инде 5 елдан артык эшләүче артистларның кайсына фатир, кайсына җир участогы, кемгәдер машина алып бирде. Бу – аларга алга таба эшләргә стимул булды», – дигән ул.

Продюсеры җырчының депрессиядә булган, иҗатының түбән тәгәрәгән чорын да телгә алган. Баксаң, депрессиягә бирелгән Радикның, ул вакытта, хәтта, яшисе дә килмәгән.

«Мин үзем белән берәр нәрсә эшлим», – дип әйтә иде. Без 3-4 ел рәттән елына 324 концерт биреп килдек. Бу – Радик нәфесле булып, акча эшләргә теләгән өчен түгел, бары тик аңа баштанаяк эшкә бирелергә кирәк булганга гына. Әлбәттә, бөтен кеше дә мондый графикка түзә алмый, командабыз составы да алышынып торды», – дигән ул.

Элвин Грей Татарстанга килгәч, башка артистларның үзен яратып бетермәүләрен сизгән. Продюсеры сүзләренчә, алар аны даими «чукып» торганнар һәм юлына төрлечә киртә булырга тырышканнар. Шундыйларның берсе Элвин Грейга «башын эшләтергә һәм гафу үтенергә кушкан» Салават Фәтхетдинов булган.

«Салават белән мин шәхсән сөйләштем. Радик аның барлык дәгъваларын кабул итте. Кунак булсаң, тыйнак бул, диләр. Без тугандаш халыкның менталитетын белеп бетермәгәнбез – Татарстанда хөрмәт белән карарга кирәк икән», – дигән ул.

«Биредә Салават Зәкиевич «смотрящий»мы әллә? Димәк, артист, Татарстанга килгәч, башта Салават Фәтхетдинов янына килергә тиеш?» – дип төпченүен дәвам иткән блогерга продюсерның җавабы кыска булган.

« Ул – татар эстрадасы патшасы. Шулай дип әйтик», – дип йомгаклаган ул сүзен.

чыганак: https://intertat.tatar/news/elvin-greinyn-prodyusery-salavat-belan-konflikty-xakynda-mentalitetny-belmaganbez-5866592

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле