Путин мобилизациянең яңа дулкыны турында фикерен белдерде

Россиядә мобилизациянең яңа дулкыны булмаячак, чөнки «ихтыяҗ юк» һәм бу «планлаштырылмый». ПМЭФ-2024 кырларында шундый белдерү белән РФ Президенты Владимир Путин чыгыш ясады. Ул шулай ук СВО зонасында Россия хәрбиләренең тактикасының серен ачты.

«Без үзебезнең контрольдә булырга тиешле территорияләрдән дошманны куып чыгарабыз. Бу җәһәттән бездә мобилизация үткәрергә бернинди ихтыяҗ да юк. Без моны планлаштырмыйбыз «, — дип ассызыклады Владимир Путин.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/06/144189/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле