«Менә бу бәхет! Менә бу шатлык!»

  Шакировлар гаиләсе шатлыгы белән уртаклаша.

Зөлфия һәм Җәвит Шакировларны оныклары Самира зур уңышлары белән сөендергән. Нәфис гимнастика буенча Самира да чыгыш ясаган «Империя» Татарстан командасы Русия күләмендә узган ярышларда 1нче урынны яулаган.

Оныкларына көч биреп торырга әби белән бабай – Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар да килгән.

«Ай молодец, кызым! Менә бу бәхет, менә бу шатлык! Әнисенең туган көненә бүләк. Кичә нәнәенең туган көне иде, бүген. әнисенеке», – ди видеоны төшерүче Җәвит картәти.

«Подписчик»лары аларның шатлыгын уртаклашкан һәм Самирага яңа уңышлар теләгән.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-06-11/men-bu-b-het-men-bu-shatlyk-3805818

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле