Данир Сабиров ни сәбәпле йомшарган?

Сабантуйда нык кына сыйлаганнар ахры аны…

Районнарда сабантуйлар гөрли. Эстрада артистлары — анда төп кунаклар.

«Әмма «сабан туеннан иң риза булып кайткан артист» номинациясендә быел Данир Сабиров җиңү яулаган булыр иде. Аны «сыйлап» җибәргәннәр»,  — дип яза «Интертат».

«Алабуга районының Морт авылында да, Тукай районында да шундый яхшы тамашачы булды. Сыйладылар да, бераз йомшардым да, дигәндәй. Тик бүгенге чыгышларымнан һәм халкыбызның тәрбиялелегеннән ләззәт алдым, белсәгез. Шундый урынлы булды барысы да. Бер негатив булмады: һәммәсендә дә бәйрәм кәефе иде», – дип уртаклаша артист нәтиҗәләре белән.  

Шушы сүзләрне сөйләгәндә, сүз остасы Данир Сабиров үзенә бер дә охшамаган. Дөрес, көне буе сәхнә тоткан артистның аруын да аңларга була.

 Мондый уңай бәяләрне ишетү бик тә рәхәт. Югыйсә, быелгы сабантуйларда атның янып үлүе, җайдакларның егылуы турында да ишетелде. Исән-сау булыйк!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-06-11/danir-sabirov-ni-s-b-ple-yomshargan-3805802

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле